Бистә мәчетенә – газеталар
Предприятие җитәкчеләре дә “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылып, социаль яктан булышлык кирәк кешеләргә район газеталарын бүләк итә.
Ә 5 данә “Зәй офыклары” газетасын Зәй элеваторы директоры Рамил Хәбибрахманов Икмәк кабул итү бистәсендә урнашкан мәчеткә яздырды. 2025 елның беренче яртысында без газеталарны һәр җомга саен әлеге мәчеткә китерәчәкбез.
Ул бу елда да мәчет картларын әнә шулай район яңалыкларыннан хәбәрдар итеп торды. Икмәк кабул итү бистәсе мәчетенә йөрүчеләр татар телендәге район басмасын җомга саен көтеп алырга күнекте.
“Кешеләр яхшы хәбәрләргә мохтаҗ, матур язмалар укып сөенүләрен телим өлкән буын кешеләренең. Ә район газетасы ул “сары басма матбугат” түгел, биредә үзебезнең җирлектә тырыш хезмәт куючылар турында языла. Шулай ук, районда алып барылучы күркәм эшләр чагылдырыла. Көндәлек тормышыбыз турында һәркем белеп торсын”, - ди Рамил Рөстәм улы.
Ул башка шундый игелекле эшләрдә дә актив катнаша. Ходай аңа кылган яхшылыкларын меңе белән кайтарсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев