Бигештә сайлау көнендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен 10 мең сумга якын акча җыйганнар
Бердәм тавыш бирү көнендә Бигеш авылында яшәүчеләр хәрбиләргә ярдәм итү өчен сайлау участогында ук акча җыюны оештырды.
Гуманитар ярдәм күрсәтү өчен перчатка, оекбашлар, дымлы салфеткалар, тәм-томнар алып килүчеләр дә булды.
Бигештә махсус хәрби операциядә катаншучыларга ярдәм итү буенча киңкырлы эш оештырылган. Биредә маскировка челтәрләре дә үрәләр, ашлар өчен токмач та кисәләр, яшелчәләр дә җыялар. Хәрбиләргә бензин пычкылары, шөреп боргыч һәм башка шундый кирәкле әйберләрне алып җибәреп торалар.

“Хәрбиләргә даими ярдәм итә авыл халкы. Сайлауларда участокка урна куелып, 9600 сум акча җыелды. Безнең чын күңелдән эшләнгән кечкенә генә ярдәмебез җиңүне якынайтсын иде. Һәр егетебезнең исән-сау булып, әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары янына кайтуларын телибез. Ярдәмдә катнашкан авылдашларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез” – ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
Бигешлеләрдән сайлауда җыелган акча “Зәй сезнең белән!” волонтерлар төркеменә тапшырылачак.
фото: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев