Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Бигешлеләр, маскировка челтәрләре үреп, Җиңүне якынайталар

Районыбызның Бигеш авылы халкы махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша.

Хәрбиләргә кирәкле әйберләрне дә алып җибәрәләр, заявкалар буенча әйберләр алу өчен акчалата да ярдәм итәләр, маскировка челтәрләре дә үрәләр. Барысын да бер теләк берләштерә – махсус хәрби операциядәге егетләргә ничек тә ярдәм итү, гомерләрен саклап калу. 

Бигеш мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар бар тырышлыгын Ватаныбыз сагында торучы егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен куялар. Һәр тасманы догалар, изге теләкләр әйтеп үрәләр. 

Изге эш башкаручыларның күпчелеге – лаеклы ялдагы апалар, араларыннан иң яшьләре дә 60та инде.

Маскировка челтәрен үрү җиңелләрдән түгел, шуңа карамастан, волонтерлар аның технологиясенең барлык таләпләрен төгәл үтәп эшли.

“Сан артыннан кумыйбыз, сыйфатлы булсын. Беркайчан да челтәрләрне күчтәнәчсез җибәрмибез”, - диләр. Челтәрнең һәр күзәнәгенә игелек һәм мәхәббәт хисләре сеңдерәләр, туган як җылысы  хәрби егетләргә ышаныч, җиңүгә көч бирә, дигән өметтә алар.

–  Авылда һәркем игелекле эшкә үзеннән өлеш кертергә тырыша. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә. Без махсус хәрби операциядәге егетләргә маскировка челтәрләре бик кирәк булуын аңлыйбыз, һәр көн иртәнге сәгать 9дан 12гә кадәр клубка челтәр үрергә җыелабыз. Челтәр үрергә 15ләп кеше йөри, – ди авылда бу эшне оештыручы Рамилә Биктимерова.

Бигеш  авылыннан да махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләр бар. Аларны ярдәмнәреннән ташламыйлар. Бер егеткә мотобур алып җибәргәннәр. 430нчы полк хәрбиләренә  бензин пычкылары, шөреп боргыч, кадак суыргыч, пычкы өчен майлар һәм башка кирәкле әйберләрне алып озаттылар. 

“Безнең чын күңелдән эшләнгән кечкенә генә ярдәмебез җиңүне якынайтсын иде. Һәр егетебезнең исән-сау булып,  әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары янына кайтуларын телибез. Ярдәмгә катнашкан авылдашларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Бергә булыйк, бердәм булыйк!” – ди маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар.

 

Күптән түгел Бигешнең маскировка челтәрләре үрүчеләр янында Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова булдылар.  Алар әлеге игелекле эшләр башкаручыларга рәхмәт әйтер өчен килгән иде. Валентин Александрович волонтерларга 29657нче хәрби часть командиры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.  Ә Марс Гуреев гармунда уйнап иң матур җырларын бүләк итте. Челтәр үрүчеләр үзләре дә аңа кушылып җырлап-биеп тә алды.

 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев