Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Бигеш авылы зиратында зур өмә үтте

Бигешлеләр быел үзара салым акчасына авыл зираты коймасын яңартырга булды.

Зират - изге урын. Мәңгелек йортыбызны чистартып, тәртипкә китереп тору - һәрберебезнең изге бурычы.

Бигеш зиратын чистарту буенча  соңгы елларда зур эшләр башкарылды. Май бәйрәмнәре җитеп, авылдашларның ял вакыты күбәю белән зиратта өмәләр үткәрү, аларга читтән кайткан якташларыбызның да кушылуы матур гадәткә әйләнеп бара.

Мондый өмәләрне ел саен авылыбызның имамы Илгиз Ибәтуллин башлап, оештырып йөри.

Ә быел авылдашлар белән киңәшеп,  үзара салым акчасына  зират коймасын яңартырга килешенде. Иске койманы өрәңге агачлары уратып алган, аларны чистартып, яңа койма тотарга кирәк. Күптән түгел авылдашлар җыелып, койма тотасы урынны өрәңге агачларыннан чистартты. 

Быелгы өмәләрдә өлкән буын кешеләренең күбрәк булуы күзгә ташланды. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә дә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип урнашыр.

Рамилә Биктимерова,
Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев