Без дә ярдәм итәргә телибез!
Зәйнең «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән бергәләп Ватан сакчылары булган, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары оештыруда үз өлешләрен керттеләр.
Районыбызда уздырылучы төрле акцияләрдән алар да читтә калмады, 6-7 февральдә бакчада «Саваплы икмәк» акциясе узды. Анда «Бөркетләр — патриотлар» («Орлята-патриоты») хәрәкәте активистлары булган сабыйлар тәрбиячеләре Розалия Солтанова, Ольга Закарьянова, Ирина Кирилова, Венера Котелова белән илебез солдатлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм әзерләделәр. Ике көн дәвамында барган акциядә балалар бик теләп катнашты. Сохари киптерер өчен балалар икмәкне кисәкләргә турадылар, пешекчеләр белән бергәләп аларны бакча ашханәсе мичендә киптерделәр. Ә кипкән сохариларны озак сакланырлык итеп герметик пакетларга тутырдылар. Һәр пакетка һәм тартмага «Безнең яклаучыларыбыз өчен. Җылы күңел хисләрен, кайгырту кушып» дигән язулар ябыштырдылар. Якын арада тәрбиячеләр балалар белән бергә җыелган әйберләрне «Zаинск с Vами» гуманитар ярдәм пунктына тапшырачак.
Балалар тәрбиячеләр белән берлектә илебез сагында торучы солдатларыбызга хатлар да яздылар. Алар бу эшләрне чын күңелдән, барлык йөрәк җылысын биреп башкардылар. Сохари әзерләгәндә, хатлар язганда сабыйларның күзләре янып торды, диләр тәрбиячеләр.
Ә 11 февральдә бакчада «Солдат өчен мендәр» акциясе старт алды. Әлеге акциядә балаларга әти-әниләре дә кушылды.
Мендәр өчен иң башта тәрбиячеләр ситсыдан тышлык тегеп әзерләделәр, ә алар эченә балалар тәрбиячеләр белән бергәләп синтепон, поролон тутырдылар.
«Иң мөһиме, без мендәрләрне бөтен җылыбызны биреп ясыйбыз, безне саклаучы солдатларыбыз арып кайтканнан соң аларга ятып ял итсеннәр өчен. Мендәрләрне аерым пакетларга тутырып, һәрберсе янына солдат хаты да салдык. Һәм шулай ук әле балалар әти-әниләре белән окоп шәмнәре дә ясап, коробкаларга тутырдылар», — ди тәрбияче Ольга Закарьянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев