Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

«Без бергә»: «Зәй» спорт мәктәбе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә

«Зәй» спорт мәктәбе «Без бергә» акциясе уздырды.

Акция кысаларында спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм тренерлары махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү өчен берләштеләр.

Якташ хәбиләребезгә җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыелды. Балалар һәм аларның әти-әниләре рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр белән хатлар яздылар.

«Без бергә» акциясе — ул гуманитар ярдәм җыю гына түгел, үсеп килүче буын өчен патриотизм һәм бердәмлек үрнәге дә. Мондый чаралар безгә авыр мизгелләрдә бергә булу һәм киләчәгебезне саклаучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген искә төшерә.

фотолар спорт мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев