Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була
10 декабрьдә Зәй һәм Чаллы волонтерлары берләшеп махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм озаттылар.
Күрше-тирә районнар, шәһәрләр волонтерлары үзара ярдәмләшеп эшлиләр. Зәйдән — Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Сарман хәрбиләренә, шулай ук әлеге район-шәһәрләр аша Зәй егетләренә гуманитар ярдәм даими озатыла.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете бу көннәрдә хәрби частьләреннән төзелеш материаллары артыннан туган якка командировкага җибәрелгән. «Колючий» позывноен йөртүче егеткә гуманитар ярдәм җыюда Зәй, Чаллы халкы булышлык итте.
«Гуманитар йөкне илтү өчен фураны хәрби егетнең дуслары, якыннары түләде. Зәйдән Александр Чапков йөкне илтү өчен 100 мең сум акча бирде. Төзелеш материалларын алуда Роман Федотов ярдәм итте. Ул 15 куб метрда 200 мең сумлык такталар бирде. Валерий Алейников — каплау материаллары, Роман Алексеев — рубероид, пленка, фольгоизолон, „Zаинск с Vами“ волонтерлар төркеме маскировка челтәрләре җибәрде», — ди «Зәй җылысы» хәйрия фонды вәкиле Дмитрий Соловьев.
Ә чаллылар хәрбиләргә пеноплекс, мич-буржуйкалар, окоп шәмнәре, ОСП, дождевик, баллы күчтәнәчләр, посылкалар һәм тагын башка бик күп әйберләр әзерләгән.
Командировкага җибәрелгән Зәй егете гуманитар ярдәмне җыюда һәм илтүдә булышлык күрсәтүчеләргә рәхмәт белдереп, аларга бу әйберләрнең хәрби зонада бик тә кирәкле булуын әйтә. Әлеге егетнең әнисе Фәнизә Мосаевна — шулай ук хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә.
Туган яктан килгән гуманитар ярдәм тынычлык өчен көрәшүче якташларыбызга рухи көч өстәр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев