Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Балалар бүләкләргә шатланды

Зәй үзәк дәваханәсе балалар бүлегендә дәваланучы кечкенә пациентларга «Кыюлык тартмасыннан» уенчыклар, уку әсбаплары тапшырдылар.

Акцияне «Бердәм Россия» партиясе оештыра. Быел аңа Зәй бүлекчәсе дә кушылды. Бер атна дәвамында депутатлар, эшмәкәрләр, төрле оешма вәкилләре һәм гап-гади шәһәрдәшләр балаларга уенчыклар, канцтоварлар китерделәр. Бүген исә алар Зәй район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегенә китерелде.

Педиатрия бүлеге мөдире Снежана Веснина сөйләвенчә, балалар процедуралар вакытында стресс кичерәләр, куркалар, шул вакыт алар кулына уенчык тоттырсаң, сабыйларның кәефләре күтәрелә. Бүген хастаханәдә 10 га якын бала дәвалана, бүләкләрне һәркем алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев