Авылдашларым җиңүгә үз өлешләрен кертә
Яңа ел алдыннан мин туган авылым Кәрәкәскә кайтып, хәрби егетләребезгә ярдәм итүче маскировка үрүче хатын-кызлар янында булдым.
Алар мине бик җылы каршы алдылар. Әлбәттә, бу көнне игелекле эш башкаручы апаларның барысы да юк иде. Кемдер авыру сәбәпле килә алмаган, кемгәдер шәһәргә барырга кирәк булган.
Кәрәкәснең игелекле йөрәкле хатын-кызлары 2023 елның декабрь аеннан махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрә. Эшне клубта башласалар, бүгенге көндә элекке мәктәп булган бинада эшне алып баралар. Элек бина салкын, караңгы булса, бүгенге көндә биредә җылы, якты. Әлеге бинаның хуҗасы Наил Габдрахманов челтәр үрүче апалар өчен уңайлыклар тудырган, ут өчен дә үзе түли. Апалар бер көн калмыйча челтәр үрергә җыелалар. Алар яу кырындагы егетләребезгә ярдәм кирәк булуын аңлыйлар, ничек тә булса ярдәм итәргә тырышалар. Җырлый-җырлый эшлиләр, шигырьләр дә сөйлиләр, үткәннәрне искә алып елашып та алалар. Бу апалар үз вакытлары белән исәпләшмичә, чын күңелләрен биреп, көтелгән жиңүгә үз өлешләрен кертәләр. Әле үрелгән челтәрләр эченә үз күчтәнәчләрен дә салалар. Ә солдатларыбыз шушы күчтәнәчләрне алгач, үзләрен өйгә кайткан кебек хис итәләр.
Бераз буш вакытым бар иде, үзем дә аларга кушылып челтәр үреп карадым.
Алдан сөйләшенгән кебек челтәр үрүче апалар янына район Советы аппараты җитәкчесе Ландыш Ананьева һәм Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев да килгән иде. Район җитәкчелеге исеменнән алар игелекле эш башкаручы апаларга зур рәхмәтләрен белдерде. Бәрелешләр бетеп, дөньялар тынычланып, егетләребез исән-сау кайтсыннар иде. Ә балаларын югалткан әти-әниләргә сабырлык, ныклык телим.
Сәрия Нәбиуллина, җырчы, «Манзара» музыкаль премиясе лауреаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев