Җәннәт Гарифуллина: «Яраткан газетам аша хәрбиләргә булышучы һәр авылдашыма рәхмәт белдерәсем килә»
Безнең Бура-Киртәдә маскировка челтәрләре үрү эшен оештырып җибәргәч, авылыбыз җанланып киткәндәй булды.
Челтәр үрү ике сменада алып барыла. Челтәрне үреп бетергәннән соң, тиз генә стойкада килеш фотога төшереп, «Zаинск с Vами» волонтерлары җитәкчесе Елена Хисаметдиновага тикшерү өчен җибәрәбез. Аннан челтәр эченә күчтәнәчләребезне — укучылар хатлары, егетләргә кирәкле булган әйберләрне төреп, догалар укып, капчыкларга салабыз.
Шушы кирәк-яракларны алырга әледән-әле ярдәм итүчеләребез, аларны клубка китерүчеләребез бар. Зур рәхмәт аларга! Чаллы шәһәрендә яшәсә дә, һәрвакыт безнең белән булган волонтерыбыз Ләйсәнебезне искә алмасак, дөрес булмас. Аның ярдәме белән тукыма кисәргә зур кайчылар кайтарылды, челтәр эченә төрәсе әйберләрне дә ул барлый.
Минем яраткан район газетабыз «Зәй офыклары» аша махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче һәр авылдашыма, беркөн дә калмыйча клубка маскировка челтәрләре үрүче кызларыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Үз изгелегегез үзегезгә мең белән әйләнеп кайтсын, хәрби егетләребез исән-сау туган якларга кайтсыннар. Барыгыз белән дә горурланып, сезнең алда башымны иеп, рәхмәт әйтәсем килә.
Җәннәт Гарифуллина.
Бура-Киртә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев