Аксарлылар 300нче маскировка челтәрен үрде
Илебезгә килгән авырлыкны шәхси үз җилкәләренә алып, көн дә мәдәният йортына челтәр үрергә ашыгучы ханымнарга сокланырлык.
Менә өченче ел инде авылыбызның "йөрәге" булып мәдәният йорты тора, чөнки анда махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү үзәге урнашкан. Матди ярдәм туплау да, солдатларыбызга шәхси җибәрелүче посылкалар да биредә тутырыла. Авылыбыздан 28 хатын-кыз саклану сеткаларын да биредә үрәләр. Хатын-кызларыбыз башта мәчет бинасында токмач әзерләгән булсалар, хәзер ике сменада маскировка челтәрләре үрәләр. Мәдәният йорты ишеге һәрвакыт ачык. Шушы вакыт эчендә 300 сетка әзерләнгән!
Үзем өлкән яшьтә булып бу эшләрдә катнаша алмасам да, күңелем белән гел алар янында. Булдыра алганда һәрвакыт алар янына кереп, күреп, хәлләрен сораштырып чыгарга тырышам. Хезмәттә булган ир-егетләребез турында хәбәрләрне белешергә, ялга кайтучылар белән очрашулар да шунда була, солдатларыбыз фотоларыннан төзелгән стендны да шунда мәдәният йортында күрергә мөмкин.
Илебезгә килгән авырлыкны шәхси үз җилкәләренә алып, көн дә эшкә ашыгучы ханымнарга сокланырлык шул. Ул хатын-кызларыбызга ниндидер әйтеп-аңлатып булмый торган хөрмәт яши күңелләребездә, олы рәхмәт хисләре...
Уртак шөгыль кешеләрне дә берләштерә, якынайта. Ханымнар да бик дуслашып, бердәм булып, бергәләп дус-тату эшлиләр. Шул арада күп кенә файдалы темаларга фикерләшәләр-кинәшләшәләр, чәчәк орлыклары, гөл үсентеләре белән алышалар, туган көннәрендә котлашып, матур теләкләр теләшеп чәйләп тә алалар.
Хатын-кызларыбыз авылыбызның мәдәни тормышыннан да читтә калмыйлар. Китапханәчебез язучыларның юбилейлары һәм кайткан китаплар белән таныштырса, бергәләп яңа җыр да өйрәнергә өлгерәләр. Кыш көне Түбән Кама шәһәренә бергәләп сәяхәткә дә барып кайттылар.
Әлбәттә, гаиләсе кеременнән өлеш чыгарып матди ярдәм итүче һәркемгә дә, оештырып йөрүчеләренең һәркайсына да зур рәхмәт әйтеп, афәрин, диясе килә.
Гөлнур Әхмәтҗанова, Аксар авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев