Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Аксарда хатын-кызлар 700нче маскировка челтәре үргән

Зәйнең Аксар авылы мәчетендә хатын-кызлар җыелышып маскировка челтәрләре үрә.

‎Әлеге киң күңелле,игелекле хатын-кызлар көн дә челтәр үрергә йөреп, уртак җиңүгә үз өлешләрен кертәләр. Килә алмаганнары өйләрендә кисеп, әзер материалны китереп бирәләр.

Өч елдан артык вакыт эчендә  700 маскировка челтәре үрделәр. Алар арасында  бүгенге көндә яу кырында, шулай ук батырларча  һәлак булган егетләрнең әниләре дә бар.  

"Җиңү  көне килгәнче  үрәчәкбез челтәрләрне, егетләрнең  безгә һәркайсы кадерле», – ди изге күңелле апалар.  

Шулай ук авылдашыбыз, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетебез Эдуард Садыйковның әнисе Сания апа егетләргә 303 эчке кием, маскировка челтәрләре өчен 30 капчык текте, 38 йон носки бәйләп тапшырды.  Тегү өчен  материал белән ярдәм итүчеләргә ул  рәхмәтен җиткерә.

Аксарлылар ярдәме белән 14 гуманитар ярдәм посылкалары тутырып озатылды. Посылкаларны тутыруда китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре,  хәрбиләрнең әниләренең дә роле зур. 

‎Авыл группасында әниләре тарафыннан  посылкалар барып ирешкән егетләрдән рәхмәтләр әйтелде.

Авылыбыз җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов волонтерларга хезмәтләре, финанс яктан ярдәм итүчеләргә ышанычлы һәм ныклы тыл булулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 -Менә шулай  бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр, ди Аксарның тырыш халкы. 

Гүзәлия Миңнуллина

Аксар мәдәният йорты директоры



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев