Ак халатлы шәфкать ияләренә рәхмәт
Әлеге язма аша район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә.
Кан басымы кинәт күтәрелеп, ашыгыч ярдәм хезмәте дәваханәгә алып китте. Табиб Александр Сергеевич Морозның дежур көне иде. Ул шундый игътибар белән карап, беренче медицина ярдәмен күрсәтте, дәваханәгә ятып дәваланырга киңәш итте.
Безнең дәвалаучы табиб Луиза Рифатовна Идиятова иде. Үзе ачык, ягымлы, җылы сүзе белән дәвалаучы чын табибә, дияр идек аны. Һәркөн кереп, хәлебезне белеп, киңәшләрен биреп торды. Һәркемгә якын килә белүче ханым ул. Рәхмәттән башка сүз юк. Шулай ук бүлек мөдире Светлана Павловна Нестерова, өлкән шәфкать туташы Хәдичә Әсәдулловна Фирстова, шәфкать туташлары Елена Ивановна Савгильдина, Анастасия Евгеньевна Перовская, Гөлфия Мөсәяфовна Гайфуллина, Лиана Илфатовна Гайсина, Мария Яковлевна Корбановаларга бик зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегез, ачык йөзегез кешеләрнең авыр вакытларда кәефен күтәрә. Безнең үзәк дәваханәдә шундый үз эшенең осталары эшләве белән горурланабыз. Сезгә җиңел булмаган хезмәтегездә сабырлык, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
508, 509нчы палаталарда ятучы авырулар исеменнән Рәзилә Салаватова, Гүзәлия Фәтхуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев