Зәйнең 6нчы мәктәбенең XI сыйныфы укучысы Михаил Аввакумов хәрбиләргә «Нива» машинасы сатып алу өчен 120 мең сум акчаны ике атна эчендә җыйган.
Михаил Телеграм мессенджерында үз «Михаил/о СВОем» дигән төркемен ачкан. Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашкан «Майер» позывнойлы егеткә хәрби иптәшләре машина алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ә «Майер» ның улы белән Михаил — дуслар. Ике Миша сөйләшеп, «Михаил/ о СВОем» төркемендә хәрбиләргә машина алуда ярдәм сорыйлар. Һәм ике атна эчендә кирәкле сумма җыелып та бетә.
—Машина алу өчен акчаларны Зәйдән генә түгел, күрше-тирә шәһәрләрдән, хәтта Норвегиядән, Севастополь, Мәскәүдән күчерүчеләр дә булды. Диңгез пехотасы хәрбиләре үзләре дә читтә калмады. 11 декабрьдә машинаны Чаллыдан алып кайттык, — дип сөйли Михаил.
Машина артыннан алар өчәү — Майер, ике Михаил бергә барганнар.
Хәзер машинаны хәрбиләргә җибәрү өчен әзерлиләр. Аны идеаль хәлгә китереп ремонтлап, дроннарга каршы саклагыч куярга телиләр.
— Ремонт өчен җыелган акча гына җитеп бетмәс. Игелекле кешеләр ярдәме белән бу эшне дә башкарып чыгарбыз дип өметләнәм, — ди Миша.
Егет картасына күчкән һәр суммага көн саен хисап биреп бара.
Михаил хәрбиләргә ярдәм итү буенча Зәйдә зур эш башкара. Һәр гуманитар ярдәмне төяүдә катнаша, мас-кировка челтәрләре үрергә дә йөри. Киләчәктә Казанга югары уку йортына кереп, «Халык фронты» юнәле-шендә волонтерлык эшен дәвам итәргә тели.
—Хәзер безнең игелекле, зур эшләрне тормышка ашырырлык командабыз бар. Бу — автомобиль алу гына түгел, ә безнең бердәмлегебез символы һәм Ватаныбыз сакчыларына безнең тыныч тормышыбыз өчен ярдәмебез. Минем безгә ышанган, ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә, — ди Михаил Аввакумов.
Нет комментариев