Узган җомгада кич белән Зәй ипподромында бушлай кино күрсәтү оештырылды.
Зәйлеләр зур экранда фильм карадылар. Күңелле ялны яшьләр эшләре идарәсе оештыра. Һава торышы да уңай булган: явым-төшемсез һәм җылы. Тамашачылар арасында яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә очратырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: шәһәр ипподромында һәр җомга саен 19 сәгать 30 минутта сез яраткан кино күрсәтеләчәк.
фотолар Яшьләр эшләре идарәсеннән.
Нет комментариев