Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Яшь экскурсовод» район бәйгесе дәвам итә

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре “Яшь экскурсовод” бәйгесе кысаларында 6нчы мәктәптә булдылар.

Мәктәп музеенда килүчеләр алдында, мавыктыргыч китап битләре кебек, Зәйнең үткәне ачылды: шәһәр-крепостьтан алып бүгенге көнгә кадәр. Биредә мәктәп директорлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары турында мәгълүмат тупланган, ә якташларына – махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспозиция аерым урын алып тора. 

“Яшь экскурсовод – IX “Б” сыйныфы укучысы Эдуард Зиннуров үзенең эрудициясе һәм үткен сөйләме белән барыбызны да таң калдырды. Моның шулай булуы гаҗәп түгел, чөнки Эдуард «Хәтер вахтасы»ның актив катнашучысы, берничә тапкыр казу эшләренә барып, мәктәп музее коллекциясен кыйммәтле хәрби артефактлар белән тулыландырган. Әлеге мәктәп музейның башлангычында Любовь Нуждина  тора, ул уникаль экспозицияләр эшләүче һәм республика музей конкурсларында катнашучы. Патриотик тәрбия - музей эшенең төп өлеше һәм «Яшь армия» отряды белән тыгыз хезмәттәшлектә яшьләрдә Ватанга мәхәббәт формалаштыру буенча актив эш алып барыла”, - ди музейның фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

Эдуард музей хезмәткәрләрен мәгълүматны мавыктыргыч итеп җиткерә белүе белән гаҗәпләндерде,  туган як тарихы буенча белемнәрен күрсәтте, Зәй тарихын аның күренекле кешеләре язмышы призмасы аша тәкъдим итте.

"Яшь экскурсовод" конкурсы укучыларны туган як тарихын тирәнрәк өйрәнергә, ораторлык күнекмәләрен һәм иҗади фикерләүне үстерергә этәрә. Сайлап алу туры йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне ачыклаячак. Музей хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, һәр катнашучы үзенең энтузиазмы һәм тарихка булган мәхәббәте өчен хөрмәткә лаек.  Музей яшь тикшеренүчеләргә ярдәм итүен дәвам итәчәк һәм аларга иҗади идеяләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудырачак.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев