Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй табибына рәхмәтемне җиткерәм

“Зәй офыклары” газетасында травматолог Тәлгать Сөләйманов турында мәкалә укыдым да кулга каләм алдым.

Моннан нәкъ 20 ел элек, аның пациенты буларак, мин аның турында зур мәкалә язарга җыендым, тик яза алмадым. Моның өчен гафу үтенәм. 

Безнең буынның ирләрчә олпат, татарларча тыйнак, табибларча кыю кешесе ул Тәлгать Мирзаһитович. Андыйлар турында “Врач от бога”, диләр.  

Участок терапевты, невропатологта дәваланып, яза алмый, кул күтәреп чәч тарый алмый башлагач, барып егылдым мин аңа. Бервакыт дустымның кызы, Әлмәттә табиб булып эшләүче Иринага зарландым, ул бик гаҗәпләнде.

“Ничек сез шулай интегәсез, Зәйдә бит менә дигән табиб эшли. Без үз авыруларыбызны катлаулы очракларда аңа консультациягә җибәрәбез”, – ди. 

Кем ул дим, чиктән тыш аптырап (үз илендә пәйгамбәр юк, шушы булды инде). 

“Сөләйманов Тәлгать Мирзаһитович“, – ди.

“Соң ул бит травматолог”, – дим.

“Әйе, травматолог, ләкин иң беренче чиратта остеопатолог. Сөякләрне яхшы белмичә, ул ничек операция ясасын”, – диде Ирина.

Тәлгать Мирзаһитович мине тыңлады, рентген снимогыгызны карыйк әле, ди. Ә ул бөтенләй юк. Ул ничек инде буын йөрмәс хәлгә җиткәнче сезне рентгенка җибәрмәгәннәр, дип аптырады.

Дәвалану шактый озакка сузылды, уколлар, массаж, физиотерапия, блокада, парафин-балчык. 

Елый-елый гимнастика ясыйм. Бармаклар белән стенага “үрмәлим”. Һәм могҗиза, әкренләп үзәккә үтә торган төнге сызлаулар бетте, кул күтәрелә башлады. Миннән битәр бу хәлгә Тәлгать Мирзаһитович үзе сөенә. Без өчәү – сез, мин, авыру, ди. Сез минем яклы булсагыз, без аны җиңәбез, ди. Һәм җиңдек.

Яңа ел алдыннан дәвалану курсы төгәлләнде дип сөендем. Тәлгать Мирзаһитович, юк, әле нәтиҗәне ныгытырга, сезгә бернигә карамый «Бәкер» шифаханәсенә барып, бер курс үтәргә кирәк, ди. Кышын озын ялларда шунда бардым. Инде менә 20 ел уң кул башымның авыртканы юк. Ялгыш та. Рәхмәт сезгә,  Тәлгать Мирзаһитович, сез искиткеч табиб! Тик менә сул кул үзен сиздерә башлады. Сезнең кебек табибны каян табарга, дигән соравым бар хәзер. 

Венера Гаврилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев