Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урта Багражда уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләрне хөрмәтләделәр

Кичәнең төп геройлары — Лидия Кузьмина, Татьяна Егорова, Римма Боярова — олы йөрәкле, сабыр әниләр.

Урта Баграж мәдәният йортында Аналар көне уңаеннан узган кичәгә уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләр дә кунак итеп чакырылган иде. Кичәне Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев ачып, залдагы барлык әниләрне Аналар көне белән тәбрикләде, район мәдәният йорты каршында эшләүче «Сөмбелә» ансамбле, Андрей Кузьмин матур җырлар бүләк итте.

Кичәнең төп геройлары — Лидия Кузьмина, Татьяна Егорова, Римма Боярова — олы йөрәкле, сабыр әниләр. Һәрберсенең язмышы үзенчәлекле, һәркайсы баласы өчен ут йотып яши. Аларны котлаганда да күзләрен яшь пәрдәсе каплады.
Кичәдән сон әниләрне чәй табыны артында аралашып, илләребезнең тыныч булуын, киткән балаларның исән-сау кайтуларын теләделәр.


Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев