Төзелеш бар җирдә тормыш бар
Төзүче һөнәре элек-электән мактауга, хөрмәткә лаек һөнәрләрдән санала.
Төзүчеләр тырышлыгы белән район торак пунктлары елдан-ел яңара, матурая, яңа йортлар, спорт мәйданчыклары, социаль объектлар калкып чыга. Бу якшәмбедә Зәй төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Зәйдә яшәүче Павел Яковлев үз тәҗрибәсендә төзүче хезмәтенең никадәр авыр икәнен һәм бу беренче карашка гади тоелган һөнәрнең күпме белем һәм күнекмәләр таләп итүен белә.
Павел 17 елдан артык төзелештә хезмәт куя. Аның өчен төзелеш сезоны апрельдә башлана һәм кара көзгә кадәр дәвам итә. Объектта төзүчеләр иртәдән алып караңгы төшкәнче, ял көннәрендә дә эшли, бары тик яңгырлы көннәрдә генә ял итә алалар алар.
Павел Яковлев күп балалы эшчеләр гаиләсендә туган. Аның әти-әнисе Петр белән Фирдәвес Яковлевлар тырыш булулары белән аерылып торганнар.
— Әнием мине әдәпле, игелекле булырга өйрәтте, ә әтием балачактан ук эшкә өйрәтеп үстереп, авыл тормышына җәлеп итте, — дип искә ала ул балачагын.
Павел Зәйнең 98нче һөнәр лицеенда электромонтер, В, С категорияле шофер белгечлекләрен алып чыга. Белгечлеге буенча электромонтер булып эшли. 2006 елда бер дусты төзелеш бригадасына эшкә чакыра.
— Беренче мәртәбә кулыма мастерок алып, кирпечне тигез итеп салып карау мине бу һөнәргә бөтереп алып кереп китте, — ди Павел.
Хәзерге вакытта төзелеш объектлары катлаулана, ә базарда төрле заманча төзелеш материалларының ниндиләре генә юк! Бу ритмда бүгенге төзүчеләргә зур белемгә, төзелештә осталыкка ия булырга туры килә. Шуңа күрә эштән буш вакытында Павел Яковлев төзелеш өлкәсендәге яңалыкларны анализлап, белемен күтәрү белән шөгыльләнә.
— Баскычларда басып эшләгәндә куллар һәм аяк-лар даими хәрәкәт итүдән көн ахырына бик арый. Ләкин шул ук вакытта үз хезмәтеңә, үзең төзегән объектларга карап күңел сөенә, — ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев