Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сак булыгыз! Салкыннарда янгын чыгу куркынычы арта

Салкыннар башлану белән янгыннар чыгу куркынычы арта.

Бу электр белән тәэмин итү системасына йөкләнешнең шактый артуына, бигрәк тә шәхси секторда өстәмә җылыту чараларын кулланганда мич, газ яки электр җиһазларының төзек булмавына бәйле.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр яшәгән шәхси торак йортлар, күпфатирлы йортларда булып, профилактика эше үткәрделәр.

-Әле ел башланды гына. Яңа ел яллары вакытында инде районда ике янгын очрагы теркәлде. Статистика күрсәткәнчә, электр җиһазларын эшләтү кагыйдәләрен бозу, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү фаҗигагә китерә. Мич ягып җылытыла торган торак йортлар хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Мич¬ләрдә ярыклар һәм җи¬мереклекләр булган очракта аларны якмагыз, мичләр һәм төтен юлларын чистартып торыгыз, яна торган мичләрне караучысыз калдырмагыз. Электр үткәргечләрне вакытында тикшереп, электр приборларын төзек хәлдә тотыгыз, өйдә тәмәке тартмагыз. Гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, үзеңнең һәм якыннарыңның тормышын саклап калырга мөмкин, - дип мөрәҗәгать итә зәйлеләргә янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Бәла-каза булган очракта, кичекмәстән 01, 101 яки 112 телефоннарына шалтыратыгыз.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев