Бүген, 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне тематикасын билгели. Быел Бөтендөнья кулланучылар көненең девизы – “Тотрыклы яшәү рәвешенә дөрес күчү”.
Күп тапкырлар куллану – тотрыклы яшәү рәвешенә юл. Ул әйләнә-тирә мохиткә йогынты, социаль аспектлар һәм шәхси иминлекне исәпкә алып, ресурслар һәм товарлар куллану концепциясен тәкъдим итә. Бу алым планетага кеше эшчәнлегенең тискәре йогынтысын минимальләштерүгә, баланслырак һәм тотрыклы яшәү рәвеше булдыруга юнәлдерелгән.

“Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан мәктәп укучылары белән факультатив дәресләр, лекцияләр, сәүдә үзәкләрендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә консультацияләр оештырылачак”, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина.
2024 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына 264 телдән, 24 язма шикаять кергән. Роспотребнадзор идарәсенең Зәй бүлеге узган ел 50 мөрәҗәгать алган.
“Безгә кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе товарларны дистанцион ысул белән сатып алу, сыйфатсыз техник товар алу буенча”, – ди белгечләр.
Болар һәм башка бик күп нәрсәләр турында Татарстан буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Вконтакте төркемендәге дәүләт паблигында.
Нет комментариев