Россиядә пенсияләр үсә: хәзер уртача — 25,4 мең сум
Яңалыклар

Россиядә пенсияләр үсә: хәзер уртача — 25,4 мең сум

Россиядә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе соңгы ике елда якынча 4,5 мең сумга арткан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Социаль фонды мәгълүматларына таянып хәбәр итә

Ведомство мәгълүматлары буенча, 1 июльгә Россиядә уртача пенсия күләме 25 401 сум тәшкил иткән. Бу 2024 елның шул чоры белән чагыштырганда 4 426 сумга күбрәк.

2024 елның 1 июлендә илдәге эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар уртача 20 975 сум пенсия алган. Июль аенда иң югары уртача пенсия Чукот автономияле округында теркәлгән. Анда ул 42 213 сум тәшкил иткән.

 


Нет комментариев