«Конструктив диалог» -  Татарстана районнарында
Яңалыклар

«Конструктив диалог» - Татарстана районнарында

Агымдагы елның февраленнән майга кадәр «Конструктив диалог» проекты кысаларында экстремизм һәм терроризм идеологиясен профилактикалау юнәлешендә 134 чара оештырылган.

Чаралар республиканың 13 районы  мәгариф һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә үткәрелде.  Моннан тыш, Идел буе федераль округының башка төбәкләренә - Башкортстан, Чувашия һәм Мари Элга да барып очрашулар уздырылды.  Чаралар барлыгы  5800дән артык кешене колачлады. 
Лекция  темалары: цифрлы гигиена, мәгълүмати киңлекләрдә  манипуляция һәм аларны тану ысуллары булды. 
Чаралар үткәрү өчен республиканың  террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе  аппараты җитәкчесенең яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар буенча  ярдәмчеләре  булган 16 кеше җәлеп ителде. Моннан тыш, мәгариф һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә "Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында  республиканың яшь рационализаторлары һәм уйлап табучыларының “Время- вперед!” белем бирү форумы Чистай шәһәрендә уздырылды. 
"Конструктив диалог" проекты кысаларында Россиянең 43 аграр университеты проректоры өчен яшьләр арасында терроризм һәм экстремизм идеологиясен профилактикалау юнәлешендә лекцияләр оештырылды.

 

Фотолар Казан шәһәренең Республика массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат буенча  агентлыгыннан.


Нет комментариев