Кабан-Бастрыкның талантлы кызы
Кабан-Бастрык авылында туып үскән Александра Сафина (кыз фамилиясе Иванова) кечкенәдән сәнгатькә гашыйк.
Бабасының бертуган энесе, 32 ел Түбән Биш мәктәбе директоры булып эшләгән Иван Яковлевич үз куллары белән скрипка ясап үзлегеннән уйнарга өйрәнә, моңлы итеп җырлый, аңа Александраның әтисе Александр, әтисенең бертуган сеңлесе Александра кушылып матур итеп җырлыйлар. Туган йортында ишле гаиләдә (алты бала – өч малай, өч кыз) рәт ашларында, аш-су вакытында борынгы керәшен җыруларын тыңлап, өйрәнеп үскән кыз ул!
Бөтен эшне дә белеп, җиренә җиткереп сыйфатлы итеп башкарырга яраткан, алтын куллы механизатор Александр Николаевич белән тегүче дә, төрледән-төрле тәмле ризыклар пешереп сыйлау-чы, бакчаларына күп итеп төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр утыртып мул уңыш алучы, бер дә тынгы белмәс, тик тормас Евдокия Федоровна Ивановаларның кызы ул!
Александра Кабан-Бастрыкта – сигезьеллык, Түбән Биштә урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Хайваннарны яратканга күрә ул Н. Бауман исемендәге Казан ветеринария институтына укырга керә. Үзенең булачак ире белән дә шунда таныша ул. Бер факультетта, бер курста яхшы укыйлар алар. Күз явын алырлык ике матур, акыллы, тырыш, сәләтле һәм талантлы Александра һәм Рафит укыганда ук институтның төрле чараларында актив катнашалар, студент чагында ук тормыш коралар. Һөнәрләре буенча алар икесе дә – мал табиблары. Укып, диплом алгач, Рафитның туган авылына Менделеевск районының Тойгуҗа авылына эшкә кайталар.
Александра тагын Алабуга дәүләт педагогика институтының биология факультетында белем ала. Ул Тойгуҗада мал врачы да, укытучы да, китапханәче дә, Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы да булып эшли. 38 ел буе гел бер авылда, Рафитның туып-үскән төп нигезендә яшиләр. Институтны тәмамлап эшкә кайтканнан бирле авыл тормышы белән янып, актив катнашып, хәзерге вакытта да Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче ире Рафитка һәрьяклап ярдәм итеп тора. Әдәби марафоннарда катнашырга да, үзенең хис-тойгыларын, фәлсәфи фикерләрен, күзәтүләрен чагылдырган язмаларын интернет челтәренә матур итеп урнаштырырга да вакыт таба ул. Ике бала – бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерде алар. Балалары югары белем алып, тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Кайда йөрсәләр, Рафит белән Александ-ра гел бергә! Авылның мәдәни чаралары алардан башка узмый. Рафит сыздырып гармунда уйный, Александра моңлы тавышы белән матур итеп җырлый. Һәр талантлы кеше дә театр юлыннан китми. Әмма күңел сәхнә сорый, иҗат итәсе килә. Шуңа күрә алар өчен сәхнәгә чыгу – бик мөһим әйбер. Авылларында театр оештыруны да башлап йөрүчеләрнең берсе алар. 2019 елдан үзешчән театр “Дөрешкәй” исемен йөртә. 2022 елда Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Балакаем” спектаклен куеп, “Идел-Йорт” конкурсында финалга чыкты алар.
Татар теле югалып бара, татар аһәңе китеп бара дип борчылабыз, юк, яшьләр әле сөйләшәләр, җырлыйлар, бииләр. 11 ноябрьда “Дөрешкәй” театры киләсен белгәч, без ирем Рафис белән Казан мәдәният институты концертлар залына ашыктык. Рәдиф Сәгъди пьесасы буенча куелган “Сынган беләзек” спектаклен тын да алмыйча карадык.
... Сугыш солдат Мифтахетдинның язмышын бөтенләй үзгәртә. Әсирлеккә эләккәч, ул кача, ләкин урманда югалып кала, анда аны Диләрә исемле кыз коткара. Эзәрлекләүләрдән куркып, ул Швециягә китә, анда 50 ел яши. Төп символ – фронт алдыннан хатыны Фагиләгә бүләк ителгән сынган беләзек. Туган илендә калган гаиләсе белән очрашу турында хыялланса да, якыннарына зыян китерүдән курка, әмма илле елдан соң язылган хат барысын да үзгәртә. Вакыт белән аерылган әти белән улның очрашу драмасы җиңелчә юмор һәм романтика белән үрелеп бара. Көлү, күз яшьләре белән үрелеп барган тарих. Спектакльне караганда театрның төп байлыгы булган – артистларның ихласлыгы, табигыйлеге җәлеп итте.
Сокланмый мөмкин түгел шулай һәрьяклап пар килгән Рафит белән Александрага! Ничек җитешәләр дә – ничек шулай булдыралар! Афәрин, авылдашым, алга таба да сиңа уңышлар, сәламәтлек телим.
Анастасия Шәймәрданова.
Лаеш районы Усад авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев