Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең маскировка челтәрләре үрүче волонтерлары Әлмәткә экскурсиягә барды

15 августта Зәйнең хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрүче игелекле хатын-кызлары Әлмәткә экскурсиягә бардылар.

— Маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызларыбыз олы йөрәкле, игелекле затлар. Алар махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын өчен бар көчләрен биреп, ялсыз эшлиләр. Экскурсиягә барыр өчен исемлек төзи башлагач та, юк, челтәрләр үрүне өзмик, дип каршы да килделәр. Әмма Әлмәттән кайту белән, җиде сәгатьлек экскурсиядән армыйча, тизрәк челтәр үрергә җыелдылар, — ди «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.

Зәй волонтерлары Әлмәтнең маскировка челтәрләре үрүче «Ассоль» клубында да булдылар.

— Без биредә разведгруппа өчен костюмнарны, хәрбиләрнең көнкүрешен җиңеләйтер өчен тактик носилкаларны һәм башка җайланмаларны ничек ясарга мөмкин булуын күрдек, — ди волонтерлар.

Әлмәт ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин зәйлеләрне Геройлар аллеясы, «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына экскурсиягә алып барды.

— Сәфәребезнең чираттагы пункты 1500 кеше яшәгән гаҗәеп Абдрахман авылы булды. Җирлек башлыгы Р. Мифтахов һәм авылның ветераннар советы рәисе Җәмилә Әгъзамовна белән бергә спорт-сәламәтләндерү комплексында, мәктәптә, укытучылар аллеясында, боз сараенда, туган як тарихын өйрәнү музеенда булдык. Кыскасы, бу торак пункттагы заманча объектлар, инфраструктура безне сокландырды, — ди Светлана Долгова.

Экскурсиядән волонтерларның күпме уңай эмоцияләр, хис-кичерешләр алуын сүзләр белән аңлатып булмый. Алар сәяхәтне оештырган район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеевка, яшьләр эшләре идарәсенә рәхмәтле. Маскировка челтәрләре үрүче волонтерларны фронтның күзгә күренмәс сугышчылары дип атыйлар һәм Әлмәт районына бару алар өчен бер бәйрәм булды.

Светлана Долгова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев