Фронттан – туган як кырларына
Махсус хәрби операциядә катнашкан Дмитрий Миронов сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителде һәм ул яңадан үзенең яраткан эшенә чыкты.
Дмитрий Сергеевич – Икенче Бөгелде егете. Туган ягы кырларында тракторда эшләүче егет энесе дә махсус хәрби операциягә киткәч, читтә кала алмый. 2023 елның августында контракт буенча илебез иминлеген сакларга китә. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә ия булган. Жуков, “Батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән.
Агымдагы елның сентябрендә Дмитрий Миронов демобилизацияләнгән. Кайту белән егет үзенең яраткан эшенә чыккан.
Ул “Зәй” агрофирмасында тракторчы-машинист булып хезмәт куя.
Күптән түгел район башлыгы Разиф Кәримов район кырларында эш барышын күзәтергә чыккач, Дмитрий Сергеевич белән очрашты. Разиф Галиевич хәрби егеткә уңышлар, сәламәтлек теләде һәм аңа район эмблемасы белән бейсболка бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев