Алексей Ревин - республиканың “Ел тренеры”
Кичә Казанда республиканың спорт өлкәсендә ел дәвамында ирешелгән уңышларга йомгак ясау тантанасы булды.
Биредә иң-иңнәр аерым бүләкләнде. Шәһәрдәшебез, “Зәй” спорт мәктәбенең киокусинкай буенча тренеры Алексей Ревин ТРның спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тарафыннан тәбрикләүләр кабул итте. Алексей Владимирович республикакүләм смотр-конкурсының “Осталык” номинациясендә беренче урын алып, “ Спорт мәктәпләренең иң яхшы тренеры -2022” исеменә лаек булды. Бу бүләккә тренер еллар дәвамында төрле дәрәҗә бәйгеләрдә шәкертләре белән катнашып даими җиңүләр яулаулары нәтиҗәсендә иреште. Алексей Ревин үз хезмәтенә бирелгән, яшь спортчылар белән нәтиҗәле, максатчан эшләүче тренер, алга таба да аңа уңышлар телибез.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев