Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зур сөенеч – хәрби егетләрнең кызлары туды

Махсус хәрби операциядә катнашучы ике егет гаиләсендә туган балаларга район башлыгы Разиф Кәримов 100 мең сумлык сертификатлар тапшырды.

Иске Зәйдә яшәүче Әлфия һәм Айдар Әхмәтшиннар гаиләсендә кызлары Айлин 27 сентябрьдә туган. 
Әхмәтшиннар – күп балалы гаилә. Өлкән уллары Артурга  – 10, Илданага – 4, Илдарга 2 яшь.  Ә Айлин – гаиләдә дүртенче бала.

Айдар махсус хәрби операциягә ирекле булып 2024 елның октябрендә Чечен Республикасы аша киткән. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә бармаса да егет  ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмаган.

– Миңа да Ватан алдында үз бурычымны үтәргә вакыт дип уйладым.  Штурмовик булып хезмәт иттем. Ике мәртәбә яраландым. Хәзер  хәрби хезмәттән азат ителдем, – дип сөйли Айдар.

Хәрби зонада ул “Әхмәт” позывноен йөртә. Аны Курск юнәлешенә штурм ротасы командиры итеп җибәрәләр. 

“Соңгы яралануымнан чак исән калдым. Мине Башкортстаннан “По” позывнойлы сугышчан иптәшем коткарды. Җиде километр араны күтәреп алып чыкты.  Зур рәхмәт аңа. Сугышчан иптәшемне эзләп карадым, әлегә тапмадым”, – ди Айдар.

Ул үзе Түбән Кама егете. Иске Зәйне ошатып, биредә йорт сатып алганнар. 

– Һавасы яхшы, бик матур бистә. Без Иске Зәйне бик яраттык, – ди гаилә башлыгы. 

“Дүртенче балагыз буласын белгәч, нинди хисләр кичердегез?” – дип кызыксынабыз егеттән.

– Бу бала минем белән сугышта “йөрде”. Күңелем гел аның белән булды.  Без кыз туасын белмәдек. Аның бу дөньяга килүе – зур шатлык, – ди хәрби егет. 

Ул кыз бала туса, сугышка яңадан китмәм дип әйткән. Ләкин әлегә бу ныклы карары түгел.

«Илне якларга кирәк. Шушы балалар хакына», – ди.

Әти булу – зур бәхет
Клара Ермолаева

Якты Күл авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Илья Дмитриев  гаиләсендә дә кызлары туды.
Хәрби егет районда бала туу уңаеннан 100 мең сумлык сертификат тапшыру тантансында үзе дә катнашты. Ул бу көннәрдә туган якта ялда.
– Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга – кызыгыз тууы белән котлыйм.  Бәхетле бала булсын, сезгә  ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим, – диде район башлыгы 
Разиф Кәримов, сертификат тапшырып.
Илья  махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. 22 яшьлек егеткә хәрби хезмәтен тутырып кайтып бер ел үтүгә, тагын Ватаныбыз сагына басарга туры килгән. 
Илья белән Динара гаиләсендә кызлары 16 сентябрьдә туган. 
– Кызыбызга Эльза дип исем куштык. Бу исемне тормыш иптәшем Динара сайлады. Балабыз туганда мин госпитальдә идем. Әлбәттә, сөенечемнең чиге булмады, –  ди Илья.
Хәрби егет ялын гаиләсе белән үткәрә. Шулай ук Якты Күлгә әти-әниләренә дә кайтып булышалар. Илья укучылар белән очрашуларда катнаша, маскировка челтәрләре үрүчеләр янында була. Тыйнак, аз сүзле ул, әмма кыю, батыр йөрәкле. 
Без Ильяның исән-сау җиңү белән гаиләсе янына әйләнеп кайтуын телибез.

төп фотода: Дмитриевлар гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев