Зәйнең «Миләшкәй» бакчасы балалары Ватанны саклаучыларны искә алды
1 июльдә, Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә, Зәйнең «Миләшкәй» бакчасы балалары Мирный бистәсендәге «Барлык буын Ватанны саклаучыларга» һәйкәле янында узган истәлекле чарада катнашты.
Алар тәрбиячеләре белән бергә төрле елларда илебез мәнфәгатьләрен яклаганнарга һәм бүген дә үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләргә хөрмәт күрсәттеләр.
Һәйкәл янында балаларны «Мирный» һәм “Заготзерно” территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Гөлбану Галәминская һәм Людмила Архиреева каршы алды. Алар балалар өчен аңлаешлы формада хәрби хәрәкәтләр ветераннары көненең әһәмияте турында сөйләделәр, ни өчен геройларны истә тоту һәм Ватанны яклаган кешеләргә хөрмәт белән карау мөһимлеген аңлаттылар.

Балалар аларны игътибар белән тыңладылар. Күбесе өчен бу хәрби батырлык тарихы һәм гражданлык бурычы төшенчәсе белән беренче җитди танышу булды.
Аннан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Очрашуның дәвамы Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән аралашу булды. Балалар чын геройлар белән аралашып, аларның хезмәт, дуслык, үзара ярдәм һәм Ватанга мәхәббәт турында сөйләүләрен тыңладылар.

Чараның аеруча дулкынландыргыч өлеше махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әти-әниләре белән очрашу булды. Балалар аларга улларының батырлыгы өчен рәхмәт белдерделәр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.
Мондый чаралар үсеп килүче буында патриотизм хисе, үз илебез тарихына хөрмәт һәм тыныч тормышны яклаган һәм яклаучыларга рәхмәт хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Нәкъ менә шундый очрашулар аша балалар батырлык турындагы хәтернең һәйкәлләрдә һәм китапларда гына түгел, ә кеше йөрәкләрендә, игелекле эшләрдә һәм ихлас рәхмәт сүзләрендә яшәвен аңларга өйрәнәләр.
фотолар балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев