Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйнең махсус хәрби операция ветеранына машина тапшырылды

Бу - Зәй районыннан махсус хәрби операция ветераннарына бирелгән беренче машина.

Бүген Казанда авыр инвалидлык алган 4 махсус хәрби операция ветеранына кул белән идарә ителә торган автомобильләр тантаналы төстә тапшырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы житәкчесе Гүзәл Удачина батыр егетләргә SWM һәм «Москвич» маркалы заманча кроссоверлар тапшырды. Машина алучылар арасында районыбызның Сармашбаш авылы егете Илсур Шәйдуллин да бар. 
Илсур махсус хәрби операция барышында ике  аягын да өздерә. Көчле рухлы егет реабилитация узып, тулы канлы тормыш белән яши.  Бу - Зәй районыннан махсус хәрби операция ветераннарына бирелгән беренче машина. 
Билгеле булганча, махсус транспорт сатып алу «Ватанны саклаучылар» фонды инициативасын хуплаган Россия Президенты Владимир Путинның актив ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Бүләкләү тантанасында Зәйдән район башкарма комитеты житәкчесенең социаль  мәсьәләләр  буенча урынбасары Регина Камалова, «Ватанны саклаучылар» фондының район житәкчесе Наталья Зиннурова катнашты.

фото «Ватанны саклаучылар» фондының район бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев