Зәйнең махсус хәрби операция ветераны «Ватанны саклаучылар» фонды ярдәмендә спорт протезы алды
«Ватанны саклаучылар» фондының Зәй бүлеге хезмәткәрләре махсус хәрби операция ветераны Илсур Шәйдуллинга спорт протезы алырга ярдәм итте.
Сармашбаш авылы егете Илсур Шәйдуллин махсус хәрби операциягә 2022 елның көзендә мобилизация буенча китә. Хәрби хезмәте барышында Илсур 2023 елның ноябрендә Донецк өлкәсенә күчерелеп, штурм группасы белән Авдеевск юнәлешенә җибәрелә. Хәрби бурычны үтәгәндә елга аша үтәргә туры килә, анда хәрбинең аяклары чылана. Әмма шуңа карамастан, салкында аягы юешләнгән килеш сигез тәүлек буе хәрби бурычын үтәвен дәвам итә. Бу аякларының өшүенә китерә. Курку белмәс егет аякларын өшеткән хәлдә дә яу кырыннан яраланган иптәшләрен алып чыга. Табибларга гангрена китмәсен өчен аякларын ампутацияләргә туры килгән. Илсур реабилитациядән соң туган авылына кайта, трактор алып, авыл тормышы белән яши.

Егетнең актив тормыш алып баруын исәпкә алып, “Ватанны саклаучылар“ фондының Зәй филиалы социаль координаторы Наталья Зиннурова аңа тернәкләндерүнең техник чарасын — спорт протезын тәкъдим итә.
-Илсур Ирнисович белән без тыгыз элемтәдә торабыз. Аңа “Ватанны саклаучылар” фонды аша Төмәндә “Тараскуль” реабилитация үзәгендә ял итү өчен юллама бирелде. Шулай ук ветеран фонд ярдәме белән кул белән идарә ителә торган автомобиль йөртү буенча укулар узды. Агымдагы елның июлендә аңа автомобиль тапшырылды. Хәзер Илсур Ирнисович мәдәни һәм спорт чараларына йөрү, катнашу уңайлырак булсын өчен спорт протезлары алды, - ди “Ватанны саклаучылар” фондының район социаль координаторы Наталья Зиннурова.

Илсур Шәйдуллин яңа протездан булган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
- Әлеге протезлар ярдәмендә йөрү күпкә уңайлырак, теләсә нинди тигезсезлекне бик яхшы сизәм. Бу - актив тормышка кайту, йөгерү, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге, - ди махсус хәрби операция ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев