Зәйнең махсус хәрби операция ветераны үз эшен ачты
Зәй егете Илнур Гафиятуллин махсус хәрби операция зонасыннан кайткач, эш эзләүдә кыенлыклар белән очраша, чөнки ул найм буенча эшләргә теләми, ә үз эшен ачарга хыяллана.
Төп проблема старт капиталы һәм эшмәкәрлек өлкәсендә белем җитмәү була, бу аңа идеясен тормышка ашыруда зур киртәләр тудыра. Өстәвенә уңышсызлык булу ихтималы турында уйлап икеләнә егет. Әмма Зәйнең «Россиядә эш» кадрлар үзәгенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп, Илнур эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча консультация, шулай ук бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме мөмкинлеге турында мәгълүмат ала.
-Мин махсус хәрби операция зонасыннан кайткач, эшне нәрсәдән башларга белмәдем, үз эшемне теләдем. “Россиядә эш“ кадрлар үзәгендә миңа нишләргә икәнен әйтеп кенә калмадылар — старт өчен реаль инструментлар бирделәр: бу - белем дә, финанс ярдәме дә. Хәзер мин бик теләп мебель җыю белән шөгыльләнәм һәм хезмәтемнең кешеләрнең тормышын уңайлырак итүен телим, - ди Илнур.
Зәйнең «Россиядә эш» кадрлар үзәге ярдәме белән Илнур Гафиятуллин үз эшен ачып кына калмыйча, уңайлылык тудыру буенча чын остаханәне тормышка ашыра ала. Алынган субсидия аңа профессиональ инструментлар – перфоратор, лобзик, шуруповерт, уровень һәм торцовкалы пычкы сатып алырга мөмкинлек бирә, алар көндәлек эшендә ышанычлы ярдәмчеләре.
Илнур Әсәдулла улына 36 яшь. Ул 2025 елның августында махсус хәрби операция зонасыннан кайта. Егет махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен “Махсус хәрби операциядә катнашучыга”, “Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Хәзер ул үз эшенең бренды астында мебель җыюда тулы циклны тормышка ашыра:
- индивидуаль чишелешләрне проектлау - йорт яки офис интерьерына идеаль туры килә торган җиһазларның уникаль эскизларын булдыру;
-корпуслы мебель ясау - сыйфатлы материаллардан проектларны миллиметрга кадәр төгәллек белән тормышка ашыру;
- профессиональ җыю һәм урнаштыру - аерым детальләр функциональ шкафларга, кухняларга, гардероб бүлмәләренә һәм офис җиһазларына әверелә торган финал штрих.
Илнурның киләчәккә планнарында – остаханәсен киңәйтү һәм бердәм профессионаллар командасын булдыру, шул ук вакытта ул үзенең тыныч тормышта һөнәрдә табарга теләгән махсус хәрби опреация ветераннары белән хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтә.
Фотолар район кадрлар үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев