Зәйнең махсус хәрби операция ветераны «Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы» ярышларында катнашты
2 августта Байлар Сабасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы Рәисе спорт кубогы» узды.
Зәйдән анда махсус хәрби операция ветераны Александр Высоцкий катнашты. Ул турнирга “Ватанны саклаучылар” фондының Зәй социаль координаторы Наталья Зиннурова белән барды.
Ярышларда катнашучылар көчле булулары белән аерылып торды. Безнең Александр призлы урын алмаса да, алга таба өстәл теннисы белән шөгыльләнү максаты белән кайтты турнирдан.
“Бу искиткеч чара төрле яшьтәге һәм мөмкинлектәге спортчыларны җыйды, дусларча аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм физик активлыкның, спортның һәр кешенең сәламәтлеге өчен әһәмиятен ассызыклау өчен менә дигән мәйданчык булды”, - ди Наталья Зиннурова.
фото “Ватанны саклаучылар” фондыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев