Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйнең махсус хәрби операция ветераны нард буенча Татарстан Рәисе Кубогы ярышларында беренче урынны алды

9 августта Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында нард уены буенча Татарстан Рәисе Кубогы этабы узды.

Ярышларга ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар җыелды, алар осталыкларын, стратегик фикерләүләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Катнашучылар арасында Зәй районыннан Александр Высоцкий да бар иде. 

Александрны ярышларга “Ватанны саклаучылар” фондының Зәй социаль координаторы Наталья Зиннурова озата барды. 

“Ярышларда республиканың төрле районнарыннан 50дән артык кеше катнашты. Спорт махсус операциядә катнашучыларга тыныч тормышка кайтырга  ярдәм итә. Нард уены - Татарстан Рәисе Кубогына ярышларның өченче төре. Моңа кадәр махсус хәрби операция ветераннары өчен Әлмәттә йөзү һәм Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча турнирлар оештырылган иде. Александр әлеге ярышларда да үзен сынады. Бу юлы зәйлеләргә бәхет елмайды: Александр Высоцкий  уенда  иң көчле булуын күрсәтеп, беренче урынны яулады”, - ди Наталья Зиннурова. 

Фотолар "Ватанны саклаучылар” фондының Зәй социаль координаторыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев