Зәйнең махсус хәрби операция ветераны “Кыюлык өчен” медале белән бүләкләнде
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Ватанны саклау һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча хәрби операцияләрне башкарганда күрсәткән батырлыгы өчен Эдуард Сәфәргалиев II дәрәҗә “Кыюлык өчен” медаленә лаек булды.
Эдуард Сәфәргалиевка 57 яшь. Ул 2024 елның гыйнварында контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән.
-Ни өчен шундый карарга килдегез? – дип кызыксынабыз аннан.
-Бабам да - Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр кичеп, орден-медальләр белән бүләкләнгән кеше. Аннан Советлар Союзы Герое Хәбибулла Хәйруллин безнең нәселдән. Хәрби тәҗрибәм армия хезмәте генә булса да, мин аны Германиядә үттем, мондый вакытта битараф кала алмадым, - дип җавап бирде ул.
Эдуард хәрби зонада “Сафар” позывноен йөртә. Херсон юнәлешендә хәрби бурычын үти. Оборонаны ныгытканда дроннар һөҗүме булып, бер кулын өздерә.
-“Ватанны саклаучылар” фонды нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм итәргә тырыша. Протезлаштыру да вәгъдә иттеләр, - ди Эдуард.
Аңа II дәрәҗә “Кыюлык өчен” медален хәрбиләр белән очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов тапшырып, хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев