Зәйнең махсус хәрби операция ветераны Казанда картинг буенча ярышларда катнашты
Александр Высоцкий ярышларны оештыруның авторы да иде.
Республиканың 21 муниципаль районыннан килгән 35 махсус хәрби операция ветераны тизлек трассасында көч сынашты. Аларның һәрберсенең артында төрле гаскәр төрләрендә хезмәт итү тәҗрибәсе бар, һәм бу ярышларда алар тиз карар кабул итү һәм маневрларны исәпләү осталыгын күрсәттеләр.
«Фондның өч еллык эше дәвамында без ветераннарны реабилитацияләүнең иң эффектив инструментларының берсе спорт чаралары булуына инандык. Алар аралашу, сәламәт конкуренция һәм эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен шартлар тудыра, бу катнашучыларның тернәкләнүенә һәм социаль адаптациясенә ярдәм итә», – диде «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Ярышларда катнашучыларның берсе Зәй районы ветераны Александр Высоцкий булды. Ул узышларны оештыруның идея авторы да иде.
Фронттан кайткач, Александр актив тормыш рәвеше алып бара һәм бер генә спорт чарасын да калдырмый.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм «Форсаж» картинг үзәгенә сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Фотолар "Ватанны саклаучылар" фондының Зәй бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев