Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйнең махсус хәрби операция ветераны фидакарьлеге һәм ныклыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде

Андрей Животиковка дәүләт бүләген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов тантаналы төстә тапшырды.

Андрей Анатольевич тумышы белән Казахстаннан. Зәйгә ул 2002 елда күченеп килә. Биредә булачак тормыш иптәшен очрата, гаилә кора һәм Зәйдә яшәп кала.

Махсус хәрби операциягә киткәнче төзелеш өлкәсендә хезмәт куя, соңрак үз эшен ача. 2023 елның көзендә ул Ватаныбыз сагына баса. Бу вакытта аңа 44 яшь була.  Ул 30нчы бригаданың штурм подразделениесенә эләгә, Авдеевка янындагы сугышларда катнаша. «Брунго» позывноен йөртүче ир-ат отделение командиры булып хезмәт итә.
Ветеран сүзләренчә, иң авыр операцияләрнең берсе Авдеевка янындагы позицияләрне штурмлау була.

- Безгә анда позицияләрне саклап калу бурычын куйдылар. Безне артиллерия каты бәрде, аннан дошманның көчле һөҗүме башланды. Уналты кешедән сигезе генә калды, - дип искә ала ул.

Бу һөҗүмдә Андрей Анатольевич  каты яралана – аягын югалта. Эвакуацияләнгәннән соң сигез айлап Мәскәү госпиталендә дәвалана. Берникадәр вакыт хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

2024 елның октябрь ахырында Андрей Животиков сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителә. Хәзер ул дәвалануын һәм реаблитацияне дәвам итә, аягында протез  һәм даими рәвештә медицина процедураларын уза.

Батырлык ордены - аның ныклыгын, фидакарьлеген һәм хәрби бурычка тугрылыгын тану. Авыр сынауларга карамастан, Андрей Животиков көчле характерлы кеше булып кала һәм кичергәннәре турында тыныч кына һәм артык сүзләрсез сөйли. Аның өчен бүген иң мөһиме — сәламәтлеге, гаиләсе һәм якыннары янында тыныч тормыш.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев