Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйнең махсус хәрби операция ветераны энергетика предприятиесендә хезмәт куя

Зәйнең махсус хәрби операция ветераны Руслан Фәйзерахманов, Ватан алдында бурычын үтәгәннән соң, яңа һөнәр үзләштереп, туган шәһәре предприятиесендә хезмәт куя.

Ул "Энергетика челтәрләре" ягулык-энергетика комплексы предприятиесендә баш механик булып эшли, канализацияләрнең торышы, техник тәэмин итү, районның һәр йортында су булсын өчен җаваплы. 

Руслан Фәйзерахманов мобилизация башлангач хәрби комиссариатка үзе повестка сорап бара.

Ул Яңа Уренгойда туган. Егетнең әтисе Зәйдән. Русланга 30 яшь булганда алар Зәйгә күченеп кайталар.

Зәйдә Руслан өйләнә, вахта алымы белән Себергә йөреп эшли. Армия хезмәтен аерым билгеләнештәге гаскәрләрдә үткән егет мобилизация башлангач читтә кала алмый. Ул хәрби комиссариатка  повестка артыннан үзе бара.

– Хәрби комиссариатта документларымны озак таба алмадылар әле. Шул рәвешле, миңа аларга үзем турында искә төшерергә дә туры килде, – ди, елмаеп, Руслан.

Бу  махсус хәрби операция башыннан ук уйланылган ныклы карар була. Руслан үзен физик һәм рухи яктан бәяләп, Ватаныбыз сагында торучы егетләргә ярдәм итәргә кирәк дип уйлый.

2022 елның октябрендә ул махсус хәрби операциягә китә. 

«Казанда хәрби өйрәнүләр вакытында разведкадан егетләрне күрдем. Алар минем чакырылыш буенча кайда хезмәт иткәнемне белгәч, шундук үзләренә чакырдылар. Мин, әлбәттә, ризалаштым», – ди.

2022 елның декабрь ахырында махсус хәрби операция зонасына юл тоталар. Көньяк Донецк юнәлешендә разведчик-наводчик булып хезмәт итә. 2023 елның 24 гыйнварында Угледарга беренче штурмга керә. 25 гыйнварда мина кыйпылчыгы эләгеп, сул аягының үкчәсе яралана. Реабилитациядән соң 2023 елның июлендә үз бүлекчәсенә кайтып, хезмәтен дәвам итә.  “Эше” алгы сызыкта һәм штаттан тыш хәлләрдә мәгълүмат җыюдан, опорникларда торучы хәрбиләргә ярдәм итүдән гыйбарәт була. 2023 елның декабрендә Руслан Фәйзерахмановны пилотсыз очу аппаратлары каршылык төркеменең өлкән хәрбие итеп билгелиләр.  

Хәрби зонада ул “Шуга” позывноен йөртә. Позывное да  туган ягы Себер белән бәйле. Төньякта елгалардагы беренче бозны “шуга” дип атыйлар.

2024 елның августында сәламәтлеге буенча хәрби бурычын тулысынча үтәү кыенлашкач, егет госпитальгә мөрәҗәгать итә. Аның ярты ел элек  балтыр сөяге  сынган булып чыга. Шул сынган аягы белән батыр егет алты ай хәрби биремнәрне үти.  Хәрби-табиблар комиссиясе узгач, 2024 елның 1 ноябрендә Русланны хәрби хезмәттән сәламәтлеге буенча азат итәләр.  Ул – хәрби хәрәкәтләр ветераны. Хәрби зонада күрсәткән батырлыгы өчен  “Хәрби аерымлыклары өчен”,  “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Хәрби разведкада хезмәт өчен” медальләренә лаек булган.

Руслан һәр көн иртән яраткан эшенә баруны бәхет дип саный. Аның иртәсе шәһәрдәге проблемалы урыннарда диспетчерлардан шалтыратулар кабул итүдән башлана. 

-Безнең эш көне иртәнге сәгать 7дән башлана, ә мин инде җиденче яртыда эш урынында булам. 11дән 12 гә кадәр  төшке аш, әмма мин иртәрәк килергә тырышам. Хәрбиләрчә төгәллек гадәткә сеңгән. Мине эш белән тәэмин иткән кадрлар үзәгенә рәхмәт, - ди Руслан. 

Аның өчен кызы Лия, улы Артур белән вакытны бергә уздыру хәзер яңадан реаль чынбарлык. Балалары да герой әтиләре  белән горурлана. Хәрби зонада гаилә җылысы җитми, балалар сагындыра, ди Руслан. Эшендә ул кырыс җитәкче булса, гаиләсендә кайгыртучан, балалары өчен өзелеп торучы әти.

Күптән түгел «Россия 1 – Татарстан» телеканалында Руслан Фәйзерахманов турында тапшыру да чыкты. 

фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев