Зәйнең махсус хәрби операция ветераны Батырлык ордены белән бүләкләнде
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Зәйнең махсус хәрби операция ветераны Артур Терешин Батырлык орденына лаек булды.
Артурга орденны район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашуда тапшырып, егеткә хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Артур Александрович Түбән Кама шәһәрендә туган. Аңа 5 яшь булганда гаиләләре районыбызның Бүре-Сарай авылына күченә. Иске Тәкмәк авылы мәктәбен тәмамлап, егет Зәйнең 98нче һөнәр лицеенда һөнәр үзләштерә. Армия хезмәтен башта 6 ай Мәскәү шәһәрендә, аннан, контракт төзеп, Псков шәһәрендә 104нче гвардия полкының һава десанты дивизиясендә үти. Запаска чыккач, туган ягына кайта. Видеокүзәтү системалары урнаштыру буенча эшкә урнаша.
Авырлык килгәндә Ватаныбыз батыр улларына таяна. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Артур Александрович повестка сорап, үзе хәрби комиссариатка бара. Егеттә курку хисе булмый. Монда хәрби тәҗрибә булу да ярдәм итә.
«Авылдаш егеткә повестка килгәч, ил өчен кыен вакытта читтә кала алмадым. Икенче көнне үк сеңлемнең ире белән икәүләшеп хәрби комиссариатка барып, Ватан сагына басарга әзер булуыбызны белдердек. 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә киттек», — дип сөйли Артур.

Махсус хәрби операция зонасында ул сапер-разведчик булып хезмәт итә. Башта Луганск, аннан Донецк юнәлешләрендә хәрби бурычын үти.
Әмма 2024 елның 1 августында язмыш усал шаярту әзерләгән булып чыккан: чираттагы сугышчан бурычны үтәгәндә пехота минасы шартлап, Артур аягын өздерә. Аны тиз арада эвакуациялиләр. Гуровскида дәваланганнан соң, Ростов госпиталенә озаталар. Аннан Моздок госпиталендә дәвалана. Бүгенге ул протезлар ярдәмендә иркен хәрәкәт итә. Егет туган авылын кайгыртып яши. Авылда Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлне яңартты. Бүгенге көндә Артурның үз шәхси хуҗалыгы бар. Казан авиация университетында читтән торып белем ала.

-Бүгенге көндә хәрби бурычын үтәүче егетләргә түземлек, ныклык телим. Ничек кенә авыр булса да, Ватанны шулай кыю саклауларын дәвам итсеннәр. Барысының да Җиңү белән исән-сау кайтуын телим, - ди Артур Терешин.
Хәрби зонада күсәткән батырлыклары, кыюлыгы, хәрби заданиеләрне уңышлы үтәгәне өчен Артур Терешин дәүләт бүләге — «Суворов» медале, Россия Оборона министрлыгыннан «Миналардан арындырган өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре, «Батырлык өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Хәзер бу бүләкләргә дәрәҗәле Батырлык ордены да өстәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев