Зәйнең махсус хәрби операция ветераны «Абилимпикс-2026» чемпионатында үзен сынаячак
Зәйдән “Абилимпикс” чемпионатында махсус хәрби операция ветераны Евгений Иванов катнашырга әзерләнә, ул “Мебельщик” компетенциясендә үзен сынаячак.
26 июнь - 1 июльдә Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс-2026» һөнәри осталык чемпионаты узачак. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә уздырыла. Анда бөтен илдән махсус хәрби операция ветераннары катнашачак. Чемпионатның төп максаты – инвалидлык алган махсус хәрби операция ветераннарын комплекслы реабилитацияләү, аларга һөнәри юнәлеш бирү, эшкуар, үзмәшгульлек яки ачык хезмәт базарында уңышлы эшкә урнашу мөмкинлекләре бирә торган яңа һөнәрләр һәм белгечлекләр үзләштерүгә ярдәм итү.

Чемпионат 21 компетенциядә узачак. Анда катнашучыларның саны 800дән артыр дип көтелә.
Зәйдән “Абилимпикс” чемпионатында махсус хәрби операция ветераны Евгений Иванов катнашырга әзерләнә, ул “Мебельщик” компетенциясендә үзен сынаячак.
Евгений Иванов 2022 елда өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә китә. Мотоукчылар взводы командиры урынбасары вазифасында хезмәт итә. Штурм операциясе вакытында ветеран авыр яралана, бу аның ишетү һәм күрү сәләтенең өлешчә югалуына китерә.

Евгений "Ватанны саклаучылар" социаль фондының эшчәнлеге турында белеп, өенә кайткач, беренче чиратта ярдәм сорап фондның Татарстан филиалына мөрәҗәгать иткән. Социаль координатор ярдәме белән ветеран тиешле барлык ярдәм чараларын һәм түләүләрне вакытында алган, шулай ук "электр төягече йөртүчесе" белгечлеге буенча һөнәри әзерлек уза ул.
-Мин "Ватанны саклаучылар" фондына махсус операция ветераннарына игътибарлары, ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Өйгә кайткач, бик күп хәл ителәсе мәсьәләләр белән очрашасың. Ә монда мин ялгыз түгел икән – мине инде биредә көткәннәр һәм ярдәм итәргә әзер дә булганнар. Мондый ярдәм хәрби зонадан кайткан сугышчылар өчен бик мөһим, – ди Евгений.

Ветеран «Абилимпикс» чемпионатында катнашу өчен «Мебельщик» компетенциясенә гариза биргән, чөнки махсус хәрби операциягә киткәнче аның столяр эшендә тәҗрибәсе булган.
"Чемпионатта катнашу - мебель җитештерүдә үз күнекмәләреңне тикшерү мөмкинлеге ул. Әлбәттә, бу әле яңа танышулар да, үзеңне күрсәтү, ветераннар белән һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге дә”, – ди Евгений.
Евгенийга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Фотолар “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалыннан һәм Евгений Ивановның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев