Зәйнең 9нчы мәктәбендә Александр Сорокин истәлегенә “Герой партасы”н ачтылар
Зәйнең 9нчы мәктәбендә Җиңү көне алдыннан дулкынландыргыч һәм истәлекле тантана үтте: махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Александр Сорокинга багышланган «Герой партасы» ачылды.
Бу парта шушы мәктәпне тәмамлаган махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Александр истәлегенә багышлана.
“Герой партасы” – ул геройның фотосурәтләре, биографиясе турында мәгълүматлар куелган махсус парта.
Тантанада Александрның сеңлесе Наталья Ивановна катнашты. Ул абыйсы турында хатирәләре белән уртаклашты, аның холкы, яраткан шөгыльләре һәм тормыш кыйммәтләре турында сөйләде.

Батыр егетнең сыйныф җитәкчесеннән дә җылы сүзләр яңгырады: ул аның ярдәмчел, җаваплы һәм максатчан булуын искә алды.
Чарада катнашучылар Александрны бер минут тынлык белән искә алдылар. Залда аерым бер мохит— бер үк вакытта тантаналы һәм күңелгә үтеп керә торган, батыр егет өчен тирән рәхмәт сүзләре һәм горурлык хисе белән тулы хөкем сөрде.

«Герой партасы» хәзер мәктәп укучыларына Александр Сорокинның батырлыгын искә төшереп торыр һәм кыюлык, вазифага тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт символы булып хезмәт итәр.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев