Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйнең 1нче мәктәбендә батырлык дәресе узды

18 декабрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәптә патриотизм һәм батырлык дәресе үткәрделәр.

Укучылар белән очрашуга әфган сугышы ветераны, «Хәрби бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков һәм махсус хәрби операция ветераны, хәрби комиссариат белгече Виталий Медведев чакырылган иде. 

Конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшәбездә яшәвен күрделәр. Батырлык, каһарманлык, Ватанга мәхәббәт - ул бүгенге геройларыбызның сыйфатлары. Очрашуда укучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларга чын геройлардан җавап алу мөмкинлеге дә булды. Алар Россия хәрбиләренең батырлыклары, туган илгә мәхәббәт һәм Ватан алдындагы бурычларны үтәү  турында белделәр. 

Сергей Александрович белән Виталий Дмитриевич укучылар белән хәтерне саклауның һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. 

“Бүген укучыларга патриотик тәрбияне реаль геройлар үрнәгендә бирү мөһим, нәкъ менә шуңа күрә без яшьләр өчен шундый җанлы очрашулар оештырабыз”, - ди музей хезмәткәрләре. 

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев