Зәйдән хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм илтелде
Зәйдән Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, Эркин Касымов, Рәйхат Габидуллин бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайттылар.
Гуманитар ярдәм илтүчеләр барлыгы 5600 километр юл үтеп, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә биш ноктада булган.
Зәйдән махсус хәрби операциядә булган “Нэо”, “Денвер”, “Лева”, “Казак”, “Заинск”, “Бидон” заявкалары буенча кирәкле әйберләр илтелгән. Разведчикларга – көзге-кышкы саклагыч костюмнар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, газ баллоннары, җылы сапогилар, 1233нче полкка шипалы резина белән тәгәрмәчләр, элемтә средстволары, мич-буржуйкалар, газ баллоннары алып барганнар. Шулай ук егетләрнең якыннары исемле посылкалар да җибәргән.

“Гуманитар йөкне хәрбиләребезгә илтү өчен район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов техника белән белән ярдәм итте. Шулай ук ул машина йөртүчесен дә бирде. Без һәм хәрбиләр Разиф Галиевичка шундый зур ярдәме өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди Валентин Атласов.

Гуманитар йөкне җыюда төп ярдәмне Изге Макарий чиркәвенә йөрүчеләр, шәһәр-район халкы, Николай Токранов, Александр Раев, Альбина һәм Борис Мухановлар, Василий Рыжов, Нияз Хәлиуллин, Чаллының “Неупиваемая чаша” приходы күрсәткән. Әлмәттән Альбина маскировка челтәрләре һәм саклагыч костюмнар белән тәэмин иткән.
“Якташ хәрби ир-егетләрнең ныклыгы, илебез иминлеге өчен көрәшүдә көчле булулары тагын да игелекле эшләр башкарырга көч, дәрт бирә. Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Күп сөйләшмиләр алар. Җиңеп кайтырбыз, диләр. Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәр кешегә, бу эшне оештыручыларга рәхмәтләр, сәламнәр әйттеләр”, - ди гуманитар ярдәм илтә баручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев