Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйдән хәрби егет бала туу уңаеннан 100 мең сумлык сертификат тапшыру тантанасында үзе дә катнашты

Якты Күл авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Илья гаиләсендә кызлары туды.

Хәрби егет бүген махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән очрашуга тормыш иптәше Динара, кызлары Эльза белән килде.   Аларга район башлыгы Разиф Кәримов тантаналы төстә кызлары туу уңаеннан 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

- Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - кызыгыз тууы белән котлыйм.  Бәхетле бала булсын, сезгә  ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Илья  махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. 22 яшьлек егеткә хәрби хезмәтен тутырып кайтып бер ел үтүгә, тагын Ватаныбыз сагына басарга туры килгән. Алар гаиләсеннән өч егет мобилизациягә эләгә. Абыйсы Виталий, апасының ире һәм Илья. Кызганыч, Виталий хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды.
Илья  махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен “Хәрби аерымлыклары өчен”, “Сугышчан бердәмлекне ныгыту”, II дәрәҗә “Хәрби батырлык”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән.

Илья белән Динара гаиләсендә кызлары 16 сентябрьдә туган.

-Кызыбызга Эльза дип исем куштык. Бу исемне тормыш иптәшем Динара сайлады. Балабыз туганда мин госпитальдә идем. Әлбәттә, сөенечемнең чиге булмады, -  ди Илья.

Хәрби егет ялын гаиләсе белән үткәрә. Шулай ук Якты Күлгә әти-әниләренә дә кайтып булышалар. Илья укучылар белән очрашуларда катнаша, маскировка челтәрләре үрүчеләр янында була. Тыйнак, аз сүзле ул, әмма кыю, батыр йөрәкле. Без Ильяның исән-сау җиңү белән гаиләсе янына әйләнеп кайтуын телибез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев