Зәйдән Радик: «Мин анда кирәк!»
Радик 2023 елның августында, Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый ул.
“Мин анда кирәк!” – аны ныклы карары шундый була!
-Чакырылыш буенча хәрби хезмәтемне артиллерия гаскәрләрендә үттем. Әгәр безне илне сакларга өйрәткәннәр икән, димәк, кирәк вакытта читтә калырга ярамый, мин анда барырга тиеш дигән карарга килдем, - ди ул.

Әлбәттә, гаиләсен, өч баласын калдырып чыгып китү җиңел булмагандыр аңа.
Радик Чаллыда туып үскән, аннан Яңа Чишмә районында яши, 2013 елда өйләнгәч Зәйгә күченеп килә. Хәрби зонада егет “Муба” позывноен йөртә, артиллерия наводчигы булып хезмәт итә. Башта Херсон юнәлешендә хәрби бурычын үтәгән, бүгенге көндә Запорожье юнәлешендә. Аның һәр көне – даими куркыныч шартларында. Сугышчан дусларын да югалтырга, ут эченнән алып чыгарга да туры килгән.
-Сугыш иң мөһиме - үз эшеңне эшләргә һәм артык сораулар бирмәскә өйрәтә. Безнең өчен тыл ярдәме аеруча мөһим. Херсон юнәлешендә бүлекчәбез бөтенләй янып бетте. Техника, кирәк-яраклар, шәхси әйберләр барысы да юкка чыкты. Бу вакытта Яңа Чишмә районыннан дусларым һәм Зәйдән волонтерлар бик күп маскировка челтәрләре, төзелеш материаллары җибәрделәр. Рәхмәт безгә ярдәм итүчеләргә, - ди ул чын күңелдән.
“Муба” үз алдына куелган хәрби бурычны төгәл, намус белән үти. Яу кырында күрсәткән каһарманлыгы өчен “Батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медальләре белән бүләкләнгән.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев