Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучы егет маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды
“Заинск” позывноен йөртүче хәрби егет Сармашбаш һәм Югары Мәлем авылларында маскировка челтәрләре үрүчеләргә рәхмәт әйтер өчен барды.
Бу көннәрдә Югары Мәлем һәм Сармашбаш авыллары мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүчеләр янында хәрби зонадан ялга кайткан егет булды.
Әлеге хәрби егет туган шәһәре хөрмәтенә хәрби зонада «Заинск» позывноен йөртә. Ул - полкның элемтә башлыгы.

Махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. Батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Жуков, «Хәрби аерымлыклары өчен», «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Элемтә гаскәрләре маршалы Пересыпкин», I дәрәҗә “Хәрби хезмәттәге батырлыгы өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Хәрби егет клуб ишеген ачып керү белән барысының да күңеле тулып, күзләре яшьләнде. Аны апалар кочаклап алып, барлык егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләде.
“Сөлек кебек япь-яшь егетләребез безнең тынычлыгыбыз, азатлыгыбыз өчен көрәшә. Рәхмәт аларга!” – ди Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова.

Маскировка челтәрләре үрүчеләрнең көндәлек хезмәте белән алгы сызыктагы сугышчыларыбызның гомерләрен саклап калына. Һәр челтәр күңел җылысын салып, изге догалар әйтеп үрелә.
“Сез безгә ярдәм итеп, җиңүне якынайтасыз! Тыл ныклы булса, фронт та көчле. Безгә ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәтлебез. Туган яклардан килгән ярдәм безгә көч өсти, - диде хәрби егет.
-Менә шундый батыр йөрәкле егетләрне күреп, юкка гына маскировка челтәрләре үрүгә алынмавыбызны, гуманитар ярдәм җыюның никадәр мөһим булуын аңлыйсың, - ди челтәр үрүчеләр.

Әлеге игелекле йөрәкле апалар челтәрләрне ниндидер дан өчен үрмәүләрен, ә йөрәк кушуы буенча егетләребезнең гомерләрен сакласын дип үрүләрен ассызыклыйлар.
Фотолар җирлекләрдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев