Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучы егет: “Ахырга кадәр барырга әзербез, дөреслек безнең якта!”
«Киямыч» позывноен йөртүче ир-егет Ватан сагына 2023 елның августында контракт буенча баскан. Илдә өлешчә мобилизация башлангач, ул хәрби комиссариатка үз теләге белән китәргә теләк белдереп барган. Ләкин мобилизациягә эләкмәгән. Әмма егет ныклы карарыннан баш тартмаган.
- Дәүләт хезмәтләре порталы аша контаркт буенча хезмәткә китәргә теләк белдереп, гариза бирдем. Башта бу хакта гаиләмә әйтмәдем. Мин армия хезмәтен узмадым. Әмма бу минем яшерен хыялым булып калды. Ә монда Ватан алдында хәрби бурычымны үтәргә шундый мөмкинлек туды, - ди ул.
Гаиләсе бу хәбәрдән шок хәлендә калса та, аны шунда ук хуплап алганнар.

- Бу - аның хыялы, бу - ул сайлаган юл. Без каршы килмәдек. Гаиләбездә өч бала үсә. Улыбыз, булачак Ватан сакчысы буларак, әтисе белән горурлана, аның өчен яхшы үрнәк ул. Без аннан хәбәрләр көтеп яшибез. Еш шалтырата алмаса да, безнең өчен аның исән-сау булуы - иң мөһиме. Якыннарыбызның җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез, - ди тормыш иптәше Елена.
Ә гаиләсе аңа төрле яклар ярдәм итәргә тырыша. Елена тормыш иптәшенә Зәйдән китүче гуманитар ярдәм аша кирәкле әйберләрне җибәреп тора.
-Сине өйдә көтүләре безгә көч бирә. Әлбәттә, гаилә җылысы җитми анда. Әмма без түзәбез. Бабаларыбыз безнең якты киләчәк өчен көрәшкән бит. Без дә алар кебек Ватаныбыз бәйсезлеген сакларга тиеш. Ахырга кадәр барырга әзербез, дөреслек безнең якта! Ә кайда дөреслек, гаделлек - шунда көч! Җиңү безнең якта булачак! — ди «Киямыч».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев