Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучы егет: “Анда егетләр арасында дуслык көчле”
Безнең армия, хезмәттәшләре турында махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете әнә шулай ди. Ул утыз бер яшендә тормышның кадерен белергә өйрәнгән һәм анда ни өчен көрәшүләрен анык белә.
Иске Зәй егете Алексей 29 яшендә махсус хәрби операциягә контракт буенча киткән. Бу карарны ул 2024 елның апрелендә кабул итә.
-Бик күп дусларым мобилизация буенча да, контаркт буенча да махсус хәрби операциягә китте. Минем дә вакытым җитте дип уйладым. Дөресен әйткәндә, әнием мобилизация башлангач, почта ящигы яныннан миңа да повестка килгәндер дип куркып уза иде. Андагы егетләргә ярдәм итәсем килде. Кемдер илне сакларга тиеш бит, - диде ул ни өчен шундый карар кабул иттең дигән сорауга.
Хәрби зонада Алексей “Панда” позывноен йөртә. Ә бер айдан ул яралана. Тернәкләнүгә яңадан хәрби бурычын үтәргә керешә. Бу көннәрдә ул туган якка ялга кайтты. Егет өченче яраланудан соң, реабилитация уза. Тиздән янә хәрби бурычын үтәргә китәчәк.

Алексей Донецк юнәлешендә укчы булып хезмәт итә, ул – отделение командиры. Егет махсус хәрби операциядә Зәйдән Денис исемле егет белән бер дивизиядә хезмәт итүләрен әйтә. Алар Зәй политехника көллиятендә бергә электрик белгечлеген үзләштергән төркемдәшләр булып чыга. Ун ел вакыт узган, егетләр тиз генә бер-берсен танымыйлар да әле.
-Безгә анда аеруча маскировка челтәрләре, перчаткалар кирәк. Волонтерлар тиз әзерләнә торган ашлар, итләр җибәрә. Тылдан шулай ярдәм күрсәтүләре сугышчан рухны ныгыта. Ә балалар хатларын без кадерләп саклыйбыз, - ди “Панда”.
Егет яу кырында күрсәткән батырлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Аңа бик күп тапкырлар яраланган сугышчан иптәшләрен яу кырыннан алып чыгарга туры килгән. “Батырлык өчен” медале аңа шушы фидакарьлеге, кыю, курку белмәс булганы өчен бирелгән дә.
-Кемгәдер физик, кемгәдер рухи ярдәм, тынычландырырга, беренче ярдәм күрсәтергә туры килә. Анда егетләр арасында чын дуслык, без бер-беребезне якын туганнардай кайгыртып, терәк булып хезмәт итәбез, - ди Алексей.
Аның сүзләренчә, сугыш тормышка карашны нык үзгәртә. Анда барысы да гади һәм әхлакый мәгънәләргә кайтып кала: исән калу, иптәшеңә ярдәм итү һәм үз алдыңа куелган хәрби бурычны үтәү.
Алексей шигъри җанлы егет тә. Ул шигырьләр яза. Алар арасында сугышчан дусларына язылганнары да бар.
“Панда” авырлыклардан курыкмый. Максатына туры юл яра. Ил иминлеге сагында торуны бурычы дип саный. Әти-әнисе күңеле белән улларының еракта, яу кырында булуына борчылса да, шундый батыр ул үстерүләре белән горурланып, улларының, барлык егетләрнең исән-имин кайтуларын телиләр.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев