Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйдән махсус хәрби операция ветераны Суворов медале белән бүләкләнде

Сугышчан бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Валерий Абрамов Суворов медале белән бүләкләнде.

Валерий Абрамов 2022 елда өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баса. 

Валерий Львович Зәйдә туып үскән. Мобилизациягә кадәр шәһәр предприятиеләренең берсендә эшләгән.

Махсус хәрби операция зонасында Луганск юнәлешендә элемтәче булып хезмәт итә. 

 - Без үз алдыбызга куелган сугышчан бурычларны үтәдек, бүлекчәләр арасында элемтәне тәэмин иттек, — дип сөйли ул.

2024 елның 2 мартында Валерий Авдеевка өчен барган сугышларда каты яралана. 

- Мина шартлап, кул  һәм аягым яраланды, - дип искә ала ул.

Дәвалану һәм реабилитациядән соң егетне сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәттән комиссовать иткәннәр. 

-Алгы сызыкта иптәшләреңнең ярдәме һәм эчке ныклыгы аеруча мөһим. Ышаныч яшәүгә көч бирә, - ди ул.

Тыныч тормышка кайткач, махсус хәрби операция ветераны хезмәттәшләренә  һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүен дәвам итә. Шулай ук егет чиркәүләргә дә ярдәм итә. 

— Булдыра алганча, көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам инде, - ди ветеран.

Намуслы, батырларча хезмәте өчен Валерий Абрамов Суворов медале белән бүләкләнде. Медальне аңа район башлыгы Разиф Кәримов тапшырды.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев