Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Зәйдән махсус хәрби операция ветераны “Батырлар” программасында катнаша

Якты Күл авылы егете Айдар Сайфетдинов - «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында җиңүчеләрнең берсе.

“Батырлар. Татарстан Геройлары” кадрлар программасында катнашучылар  дәресләргә кереште.  Бу -  «Геройлар вакыты» федераль проектының  аналогы. Программада 95 җиңүче арасында Зәй егете, Батырлык ордены һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале иясе Айдар Сайфетдинов та бар.

Якты Күл егете мобилизация буенча  Ватаныбыз сагына басты һәм күрсәткән батырлыклары өчен офицер дәрәҗәсенә күтәрелде. Узган ел Айдар Сайфетдинов яраланып, ике аягын да югалтты, бик күп операцияләр кичерергә туры килде. Әмма көчле рухлы Айдар яңадан сафта. Ул  - "Батырлар. Татарстан Геройлары" программасында җиңүчеләрнең берсе.

Айдар Сайфетдинов Ватанга кирәкле булырга тели, хәзер тыныч тормышта «Батырлар» программасының башка җиңүчеләре белән дәресләргә кереште.

"Әлбәттә, республика ярдәме күңелне җылыта һәм син үзеңне кирәкле итеп тоясың. Бу  - республика файдасына хезмәт күрсәтү мөмкинлеге. Мин үземне конкрет районга бәйләмим. Без - хәрби кешеләр, кушкан җирдә эшләячәкбез, гомумән, минем яшәү принцибым – үзең булдыра алганны эшлә", - ди Айдар.

Айдар Сайфетдинов һәм башка кадрлар программаларында катнашучылар сигез ай укыганнан соң үзләрен дәүләт идарәсе өлкәсендә күрсәтә алачак.

Фото Айдар Сайфетдиновның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев